news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ләйсән Сафина: Татар яшьләре көннәрендә катнашучыларның яртысы татар телен начар белә

Татар яшьләре көннәрен беренче тапкыр уздырганда рус телендә әйтелгән һәр сүз өчен ун тиен штраф билгеләгәннәр.

Ләйсән Сафина: Татар яшьләре көннәрендә катнашучыларның яртысы татар телен начар белә
Солтан Исхаков

(Казан, 31 август, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). «Идел» яшьләр үзәге директоры Ләйсән Сафина «Татар яшьләре көннәре» форумында катнашучыларның яртысы татар телен начар белүен әйтте. Бу хакта ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләде.

«Татар яшьләре көннәрендә катнашучыларның 50 процентка якыны татар телен бик начар дәрәҗәдә белә. Билгеле, Татарстаннан килүче егет-кызларның татар телен белү дәрәҗәсе яхшы. Татар телен өйрәнергә кирәк дигән фикерне башка яшьләргә җиткерүдә алар безгә ярдәм итәр дип өметләнәбез. Форумдагы чаралар ике телдә булачак», — дип сөйләде ул.

Ләйсән Сафина беренче Татар яшьләре көннәрендә дә татар телен камил белмәүчеләрнең булуын искә алды. «Беренче Татар яшьләре көннәрендә рус телендә әйтелгән һәр сүз өчен ун тиен штраф булган», — диде ул.

Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов форумның максаты татар телле яшьләрне түгел, ә татар җанлы яшьләрне җыю булуын әйтте. Ул форумга берничә тапкыр килүчеләрнең татар телен белү дәрәҗәсен тикшерергә тәкъдим итте.

Быел Татар яшьләре көннәре 2-6 сентябрьдә «Идел» яшьләр үзәгендә узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot