news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Татар яшьләре көннәрендә чит илләрдән делегатлар катнашмый

Узган елдан аермалы буларак, башка милләт вәкилләренең катнашуы да көтелми.

Быел Татар яшьләре көннәрендә чит илләрдән делегатлар катнашмый
Рамил Гали

(Казан, 31 август, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Быел Казанда Татар яшьләре көннәрендә чит илләрдән делегатлар катнашмый. Форум 2-6 сентябрьдә «Идел» яшьләр үзәгендә була. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә «Идел» яшьләр үзәге директоры Ләйсән Сафина әйтте.

«Кызганычка каршы, быел чит илләрдән делегатлар катнаша алмый, әмма форумның Төркия, Прага, Австралиядә яшәүче ветераннары белән онлайн очрашу көтелә», — дип сөйләде ул.

Былтыр татар яшьләре көннәрендә бер башкорт егете катнашкан иде. Ләйсән Сафина быел башка милләт кешеләренең булмаячагын әйтте. «30 еллык юбилей булгач, катнашырга теләүче ветераннар да бик күп. Быел татарлар гына катнашачак», — диде ул.

«Татар яшьләре көннәре» форумы быел 30 еллык юбилеен билгеләп үтә. Татар яшьләре көннәрен ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, «Идел» яшьләр үзәге оештыра. Татар яшьләре көннәренең максаты — Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татар яшьләре арасында милли кыйммәтләрне пропагандалау, үстерү, туган телгә һәм татар халкы тарихына кызыксыну уяту.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100