news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зөлфәт хәзрәт Габдуллин: Телне саклау — Коръәндә язылган бурыч

«Телне саклау иман белән, ә иман исә шушы тел белән бәйле», — ди «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе җитәкчесе урынбасары.

Зөлфәт хәзрәт Габдуллин: Телне саклау — Коръәндә язылган бурыч
Солтан Исхаков

(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Телне саклау бурычы Коръәндә әмер ителгән, ди «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе директоры урынбасары, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы әгъзасы Зөлфәт хәзрәт Габдуллин.

«Телне саклау — Коръәндә әмер ителгән бурыч. Аллаһы Тәгалә: „Без сезне халык итеп, төрле телле итеп яраттык“, — диде. Шуңа күрә телне саклау иман белән, ә иман исә шушы тел белән бәйле. Безнең киләчәгебез якты, өметебез бар, Аллага шөкер», — диде ул «Татар-информ»да журналистлар белән очрашуда.

Элегрәк Татарстан Фәннәр академиясе академигы, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаковның татарлар бервакытта да юкка чыкмаячак, дигән фикерен язган идек.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100