Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тарихчы Дамир Исхаков: Татарлар бервакытта да юкка чыкмаячак
«Безнең милләт арасында һәрвакытта көтмәгән урыннан шәхесләр үсеп чыга. Алар үз эшләрен эшли. Шуңа күрә татар бервакытта да бетмәячәк», — дип саный тарихчы Дамир Исхаков.
(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстан Фәннәр академиясе академигы, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков татарлар бервакытта да юкка чыкмаячак, дип уйлый.
«Кайвакытта «Без бетәбез, руслашып та юкка чыгабыз», дигән пессимистик уйлар ишетергә туры килә. Үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм, татарлар юкка чыкмаячак. Чөнки безнең милләт арасында һәрвакытта көтмәгән урыннан шәхесләр үсеп чыга. Алар үз эшләрен эшли. Шуңа күрә татарлар бервакытта да бетмәячәк», — диде ул «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында.
Элегрәк «Татар-информ» Дамир Исхаковның Коръәннең өчтән бер өлеше тарих булуы турындагы фикерен язган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз