news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Арча хәбәрләре»ннән Гөлсинә Зәкиева: Матбугатта тәнкыйди мәкаләләр күбрәк булсын иде

«Бәллүр каләм - 2021» лауреаты татар матбугатында тәнкыйть үсеш алмаган дип саный.

(Казан, 30 июль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). XXIV «Бәллүр каләм» журналистика һәм масса-медиа өлкәсендәге республика бәйгесенең «Һөнәрдә иң яхшысы» номинацисендә җиңгән «Арча хәбәрләре» редакциясе журналисты Гөлсинә Зәкиева фикеренчә, хәзерге татар матбугатына тәнкыйть мәкаләләре җитеп бетми.

«Безнең матбугатта тәнкыйди мәкаләләр күбрәк булсын иде, тәнкыйть язу авыр. Язасың да, нәрсә әйтерләр икән дип, уңайсызланасың. Тәнкыйть бездә үсеш алмаган, аерым өйрәтелмәгән. Аны төрлечә язып була. Аны йомшак итеп тә, кискен дә язарга мөмкин», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Журналист шулай ук күбрәк басма газетаны укысыннар иде, дигән теләген дә җиткерде. «Мин үзем дә почтадан газетаның килгәнен көтеп торам. Яратып укучыларыма рәхмәтемне җиткерәсем килә, бу бүләккә ирешүемдә мин аларга рәхмәтле дип саныйм. Нинди тема гына булса да, бар күңелемне биреп, бөтен дөньямны онытып язам», — ди ул.

Гөлсинә Зәкиева журналистика өлкәсендә 38 ел эшләвен, белеме буенча укытучы булуын әйтте. «Мин үз эшемне яратып башкарам. Ярдәм итеп торучы, мине аңлаучы гаиләм бар. Өч бала тәрбияләдек. Алар белән булганда бернинди куркыныч янамый. Ерак юлларга чыгарга яратам мин», — дип өстәде ул.

Аның сүзләренчә, журналист артта калырга тиеш түгел. «Район җирендә журналистның кадерен беләләр. Якын итеп кабул итәләр, сорап барсаң, каршы килмиләр. 38 ел эшлим, журналистика өлкәсендә хезмәт хакында үзгәреш күрмим. Шуңа күрә, киләчәктә хезмәтнең кадерен тиешенчә бәяләрләрме — фаразлый алмыйм. Әмма „Бәллүр каләм“ кебек бәйгеләр үткәрү — журналистның дәрәҗәсен күрә белү дигән сүз», — диде ул.

Гөлсинә ханым «Җидегән чишмә» дигән үзешчән халык театрына йөрүен, хикәяләр язарга яратуын, 11 пьеса белән ике китабы дөнья күргәнен дә әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100