news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Бәллүр каләм — 2021» лауреатлары билгеле булды

Лада Гранта машинасы Татарстан Дәүләт Советының элекке матбугат сәркәтибе Любовь Агеевага бирелде.

«Бәллүр каләм — 2021» лауреатлары билгеле булды
Владимир Васильев

(Казан, 30 июль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бүген «Татмедиа» бинасы янында Татарстанда XXIV «Бәллүр каләм — 2021» журналистика һәм масса-медиа өлкәсендәге республика бәйгесе лауреатларын бүләкләделәр. Гран-прига — «Казанские истории» газетасы баш мөхәррире, Дәүләт Советының элекке матбугат сәркәтибе Любовь Агеевага ия булды.

«Бу җиңү минем өчен көтелмәгән яңалык булды. Минем журналистика өлкәсендәге хезмәтемне генә түгел, журналистика буенча студентларыма белем бирүемне дә бәяләгәннәрдер дип уйлыйм. Бу һөнәр белән төрле өлкәләрдә эшләргә насыйп булды. Шуңа да карамастан, үзем булып кала алдым. Сезгә дә, минем кебек, 75 яшьтә дә журналист булып эшләргә язсын», — диде Гран-при иясе Любовь Агеева.

Любовь Агеевага төп бүләк — Lada Granta машинасы ачкычларын Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин тапшырды. «Журналистика җәмгыятькә кирәкле һөнәр. Хәзерге көнкүреш һәм җәмгыять сезнең бәяләвегездән тора», — дип котлады ул.

Lada Granta машиналарыннан ачкычлар Яшел Үзән районы «Яшел Үзән» газетасы, Кайбыч районының «Кайбыч таңнары» газетасы, Чүпрәле районының «Туган як» газетасы, Мамадыш районы «Мамадыш-информ» мәгълүмат үзәге редакцияләренә дә тапшырылды.

Журналистлар берлеге рәисе, «Татарстан — Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең генераль директоры Илшат Әминов конкурстагы эшләрне карап чыгуын әйтте. «Яңа ачышлар, талантлы кешеләр күп», — диде ул.

«Быел бәйге урамда уза. Барыгызны да күрүемә шатмын. Җиңүчеләрне сайлауларын күзәттем. Һәркөн күңелегездә бүгенгедәй кояшлы якты кәефегез булсын», — диде Республиканың «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев.

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов каләм һәм тел осталарын, укытучылардан башка туган телне саклап калу мөмкин түгел, дип белдерде. «Бары тик алар аша гына милләттәшләребез күңеленә барып җитә алабыз», — диде ул.

  • «Журналистикага тугрылык» номинациясендә «ТНВ» каналы алып баручысы Рөстәм Нәбиуллин һәм «Шәһри Казан» газетасы журналисты Дамир Бәдриев,
  • «Һөнәрдә иң яхшысы» номинацисендә «ТНВ» каналыннан Илзирә Юзаева, «Арск-информ»нан Гөлсинә Зәкиева,
  • «Иң яхшы район һәм шәһәр редакциясе» номинациясендә «Минзәлә» һәм Түбән Каманың «Ваша газета» газетасы,
  • «Иң яхшы мультимедиа редакциясе» номинациясендә «Татарстан — Яңа гасыр» мәгълүмат программалары дирекциясе, «Салават күпере» журналы редакциясе,
  • «Елның иң яхшы телеоператоры» номинациясендә Татарстан дәүләт телерадиокомпаниясеннән Илдар Галәветдинов,
  • «Ел фотопортреты» номинациясендә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы фотографы Рамил Гали,
  • «Иң популяр блогер» номинациясендә «Идел» журналы баш мөхәррире урынбасары Мөршидә Кыямова,
  • «Туган тел» номинациясендә Төмән шәһәренең «Яңарыш» мәгълүмати нәшрият үзәге,
  • «Эффектив матбугат хезмәте» номинациясендә Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте;
  • «Елның медиа-шәхесе» номинациясендә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов,
  • «Бөек Җиңүнең 75 еллыгын иң яхшы яктырткан редакция» номинациясендә «Ватаным Татарстан», «Кайбыч таңнары» газеталары,
  • «ТАССРның йөз еллыгы темасын иң яхшы мәгълүмати яктырту» номинациясендә «ТНВ» каналы журналисты Динә Газалиева һәм «Зәй-информ» агентлыгы җиңде.

Шулай ук Татарстан Республикасының Атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре» мактаулы исеме «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте башкарма директоры Нияз Гәрәев, «Ватаным Татарстан» газетасы журналисты Гөлинә Гыймадовага бирелде.

Бәйгенең нигезләмәсе буенча конкурсның приз фонды 700 мең сум тәшкил итә. Быел барлыгы 1823 эш каралган.

Җиңүчеләр ун номинация һәм өч махсус проект буенча сайлап алына. Журналистлар арасында үткәрелә торган «Бәллүр каләм» бәйгесе медиа вәкилләренең һөнәри үсешенә ярдәм итү, аудиториянең журналистлар сүзенә ышанычын ныгыту, Татарстандагы гаммәви мәгълүмат чараларын үстерүгә юнәлдерелгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100