Татар-төрек галиме Надир Дәүләт әти-әнисе кабере янында җирләнәчәк

Надир Дәүләт 76 яшендә яман шеш авыруыннан Истанбулда вафат булды.

(Истанбул, 30 апрель, «Татар-информ», Рушания Алтай). Төркиянең Истанбул шәһәрендә вафат булган күренекле татар-төрек галиме Надир Дәүләт иртәгә Истанбул шәһәрендә, әти –әнисе кабере янына — Фәрикөй зиратына җирләнәчәк. Бу хакта аның элеккеге студенты, галим Исмәгыйль Түркоглу хәбәр итте.

Татар-төрек дөньясының күренекле тарих һәм халыкара мөнәсәбәтләр галиме, профессор, Татарстан фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты шәрәфле әгъзасы Надир Дәүләтнең озакка сузылган яман шеш авыруыннан вафаты турында бүген билгеле булды.

Надир Дәүләт 1944 елның 15 июлендә Кытайда татар зыялылары Рокыя белән Ибраһим Дәүләткилде гаиләсендә дөняга килгән. Әти–әниләре совет гаскәрләре тарафыннан кулган алынып, Себергә сөрелгәч, татар гаиләсе Гайниҗамал һәм Әхтәм Ильясов белән ике яшьлек вакытында Төркиягә килә, Истанбул шәһәрендә үсә.

Истанбул университетының гомуми тарих бүлеген тәмамлый. Бер ара татар-төрек эшмәкәре, меценант Әхмәтвәли Мәңгәрнең ярдәмчесе булып эшли. Укытучысы, галим Рәшит Рәхмәти Аратның киңәше белән белем алуын Германиядә дәвам итә: Мюнхен каласындагы Людвиг Максимилиан университеты Тюркология һәм якын көнчыгыш институтында магистратурада укый.

Истанбул университеты гомуми тарих бүлегендә «1905-1917 елларда Россия төркиләренең милли көрәше тарихы» дигән темага диссертация яклап, фәннәр кандидаты була. Төркия мәгариф министрлыгының Ислам Энциклопедиясе бүлегендә эшли башлый. 

1972-1984 елларда Германиядәге «Азатлык» татар-башкорт радиосы редакциясендә татарча тапшырулар алып бара. 1986-1991 елларда Мәрмәр университеты Төрек дөньясы тикшеренүләр институты җитәкчесе урынбасары вазифасына башкара, шул ук вакытта тарих бүлегендә укыта. 1990 елларның башында АКШта Колумбия университеты, 1996-1997 елларда Висконсин университеты студентларына кунак галим буларак лекцияләр укый.

1997-2002 елларда Мәрмәр университеты Төрек дөнясы тикшеренүләр институтын җитәкли. 1997-2005 елларда Хәрби академиядә укыта. 2001-2007 елларда Истанбулның Йедитәпә университетында тарих кафедрасы мөдире була. (2008-2015 елларда — Истанбул сәүдә, 2016-2019 елларда Истанбул Айдын кебек фонд университетларында эшли.

1960 елларның башында Фәрит Бичури, Рифат Мөхтәсип һәм Надир Дәүләтнең активлыгы һәм тырышлыгы белән Төркиядә яшәүче татар яшьләре тарафыннан «Тукай яшьләре» клубы оештырыла, «Тукай бюллетене» исемле басма чыга башлый. 

1960 еллар ахырында, Надир Дәүләт үзе әйткәнчә, «Тукай яшьләре» клубы «Казан төркиләре мәдәнияте» җәмгыяте буларак үзгәртелә. Надир Дәүләт Төркиядә «Казан» журналын чыгаруга зур хезмәт куя.

Надир Дәүләтнең гыйльми хезмәтләре Төркия, Россия, АКШ, Англия кебек илләрнең фәнни басмалаларында чыга. Ул «Лидерлыкның әфәндесе Чыңгыз хан», «1917 елгы Октябрь түнтәрелеше һәм татар милли мәҗлесе», Россия төркиләренең милли көрәше тарихы», «Идел-Урал экспедициясе»  кебек китапларның һәм егермеләп монография авторы. Аның «Россия төрки халыкларының милли көрәше тарихы (1905–1917», «Ерак Көнчыгыш татар-башкотларына ни булды?» монографияләре Казанда татар телендә дөнья күрде.