news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиядә яшәүче татар галиме Надир Дәүләт яман шештән вафат

Профессорны иртәгә Истанбулда җирлиләр.

Төркиядә яшәүче татар галиме Надир Дәүләт яман шештән вафат
Рушания Алтай

(Казан, 30 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татар галиме, профессор, тарихчы Надир Дәүләт Төркиянең Истанбул шәһәрендә яман шештән вафат булган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә «Идел-Урал» мәдәни һәм үзара ярдәмләшү җәмгыяте рәисе Гөлтан Ураллы сөйләде.

Надир Дәүләткә быел июльдә 77 яшь туласы иде.

«Вафат булганы турында хатыны бүген иртән 5:45 сәгатьтә хатында хәбәр итте. Аның белән хатлар гына язышабыз, шалтыратып карыйм, телефонын алмый. Туганнары һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз», — диде Гөлтан Ураллы.

Аның әйтүенчә, Надир Дәүләт 15 апрельдә сулый алмый башлый, аны табибка күрсәтеп, дарулар биреп, өенә дәваланырга кайтарып җибәрәләр. «21 апрельдә начар була, бөтенләй тын ала алмый, аны сулыш алырга ярдәм итә торган аппаратка тоташтыралар. Мәрхүмне иртәгә Истанбулда җирләячәкләр», — диде ул.

«Бер елдан артык элек университетта укытуыннан туктады. Ул соңгы елларда төрле университетларда укытты. Ике улы, оныгы, хатыны бар. Надир Дәүләт бик күп хезмәтләр язды, татар дөньясы өчен җан атты», — диде Гөлтән Ураллы.

Надир Ибраһим улы Дәүләт - тарих фәннәре докторы, профессор. 1944 елда Кытай Халык республикасы Мукден шәһәрендә туа. 1949 елдан бирле Төркиядә яши. 1971 елда Истанбул университетын, 1974 елда Германиядә Мюнхен университетын тәмамлый.

1982 елда Германиядә тарих фәненнән докторлык диссертациясен яклаганнан соң, Истанбулда Мәрмәрә университеты, АКШта Колумбия һәм Висконсин университетларында төрки халыклар тарихы һәм мәдәниятенә багышланган фәннәрне укыта. 1997-2001 елда – Төрки тикшеренүләр институты директоры. Соңрак Истанбулның Едителе, Айдын университетларында эшли. Китаплары татар, инглиз, азәрбайҗан, төрек телләрендә басыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100