news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илнар Гарифуллин: Башкортстан татарлары — милли интеллигенциянең сүнмәс чишмәсе

«Глобальләшү, руслашу процессы барганда, татар милләтен юкка чыгудан Татарстан һәм Башкортстан татарлары саклаячак», — диде тарихчы Илнар Гарифуллин.

Илнар Гарифуллин: Башкортстан татарлары — милли интеллигенциянең сүнмәс чишмәсе
Рамил Гали

(Казан, 29 август, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Тарихчы, җәмәгать эшлеклесе Илнар Гарифуллин Башкортстан татарларын «милли интеллигенциянең сүнмәс чишмәсе» дип атады.

Бүген узган Бөтендөнья татар яшьләре форумы Шурасының киңәйтелгән утырышында халык санын алу кампаниясенә кагылган мәсьәләләр күтәрелде. Билгеле булганча, Россиядә 15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр халык санын алу булачак.

«Халык санын алу кампаниясе Россиянең кайбер төбәкләрендә чын көрәшкә әйләнде. Бу безнең киләчәгебез өчен көрәш һәм ул безгә яңа мөмкинлекләр бирә. Проблемалы төбәкләргә Башкортстан Республикасы, Төмән һәм Әстерхан өлкәләре керә», — диде Илнар Гарифуллин.

Тарихчы сүзләренчә, Башкортстанда татарларны башкорт итеп күрсәтергә тырышу сәясәте татарлар яшәгән башка төбәкләрдә дә фетнә тудырган. Мәсәлән, Төмән татарларын Себер татарлары, Әстерхан татарларын нугай итеп язылырга өндәүчеләр барлыкка килгән. Шуның өчен Башкортстанда татарларны саклау өчен көч куярга кирәклеген әйтә Илнар Гарифуллин.

«Башкортстан татарларын саклауның икенче мәсьәләсе дә бар. Бүгенге көндә Башкортстан татарлары — милли интеллигенциянең сүнмәс чишмәсе. Глобальләшү, руслашу процессы барганда татар милләтенең юкка чыгуыннан Татарстан һәм Башкортстан татарлары саклаячак. Алар булганда татар милләте, ким дигәндә, йөз ел яшәячәк», — диде Илнар Гарифуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100