news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтендөнья татар яшьләре форумы Камал театры бинасын яшьләргә бирүне сорады

«Яшьләр өчен замана таләпләренә туры килгән хәрәкәтләр, төрле спектакльләр, концертлар, перформанслар үткәрү мөмкинлеге булырга тиеш», — диде Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисенең урынбасары Рашат Якупов.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы Камал театры бинасын яшьләргә бирүне сорады

(Казан, 29 август, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Бөтендөнья татар яшьләре форумында Камал театры бинасын яшьләрнең мәдәни ихтыяҗлары өчен бирүне сорадылар.

  • 23 июльдә Камал театрының яңа бинасы проекты өчен халыкара конкурс игълан ителде. Хакимият Камал театрының хәзерге бинасы язмышы буенча җәмәгатьчелекне диалогка чакыра, дип язган идек.

«Әгәр Камал театры үз бинасын алыштыра икән, Бөтендөнья татар яшьләре форумы Татарстан урамында урнашкан бинада татар яшьләре һәм җәмәгатьчелеге өчен мәйданчык булдыру тәкъдиме белән чыга», — диде Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисенең урынбасары, «Сәлам» дәреслеге авторы Рашат Якупов.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы Шурасының киңәйтелгән утырышында Рашат Якупов берничә ел дәвамында татар яшьләре өчен аерым бина кирәклеге әйтелеп килүен билгеләп үтте. «Казанда татар яшьләренә җыелырга, бергәләп төрле проектлар башкарырга, чаралар уздырырга аерым урын юк. Кайда урын бирәләр, чараларны шунда уздырабыз. Концептуаль яктан бу шактый катлаулы мәсьәлә», — диде Рашат Якупов.

Җәмәгать эшлеклесе сүзләренчә, Милли китапханәнең яңа бинасына да яшьләр тарафыннан ихтыяҗ зур булуы күренә. «Көн саен Милли китапханәгә ике меңгә якын кеше килә. Аларның күбесе китап укырга гына түгел, ә чараларга, төрле татар юнәлешендәге ниндидер хәрәкәткә кушылу теләге белән килүчеләр», — диде ул.

«Бөтендөнья татар яшьләре форумы яшьләр өчен заманча мәдәни киңлек сорый. Безгә бер урында җыелу мөмкинлеге кирәк. Шунда замана таләпләренә туры килгән хәрәкәтләр, төрле спектакльләр, концертлар, перформанслар үткәрү мөмкинлеге булырга тиеш. Алар даими рәвештә алып барылып, татар җәмәгатьчелеген үзенә җәлеп итәргә тиеш», — диде Рашат Якупов.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы җитәкчелеге яшьләргә аерым бина бирелгән очракта, аны белем бирү программаларын тормышка ашыру өчен, төрле лекторийлар, конференцияләр үткәрү өчен кулланырга мөмкин булуын әйтте. «Әлеге киңлекнең концепциясе Бөтендөнья татар яшьләре форумы тарафыннан булдырылган. Ул әзер. Мәдәни чаралар үз-үзләрен акча белән тәэмин итәчәк», — дип белдерде Рашат Якупов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100