news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хәйрия фонды директоры: Татарстан җибәргән ярдәм Әфганстан татарларын рухландырыр иде

Әфганстанда яшәүче татарлар авыр хәлдә калган.

Хәйрия фонды директоры: Татарстан җибәргән ярдәм Әфганстан татарларын рухландырыр иде
Рамил Гали

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Әфганстанда яшәүче татарлар Татарстаннан гуманитар ярдәм көтә. Ул ярдәм татарларның рухын күтәрер иде, дигән фикерен белдерде Россия мөселманнарының Хәйрия патриотик фонды генераль директоры Рөстәм Хәбибуллин.

«Март аенда Әфганстан хакимияте паспортка һәм туу турында таныклыкка „татар“ милләтен күрсәтергә рөхсәт бирде. Ул безнең өчен зур казаныш булды. Әмма соңгы вакытта татарлар башка милләт итеп языла. Исән калу өчен алар шулай язылырга мәҗбүр, чөнки башка милләтләргә гуманитар ярдәм килә. Татарстаннан гуманитар ярдәм килсә, татарларның рухы күтәрелер иде», — ди ул.

Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта Әфганстанда күпме татар яшәвен әйтүе кыен. Паспортта милләтне күрсәтү мөмкинлеге булганнан соң, биш йөздән артык татар булуын исәпләп өлгергәннәр. Аннан соң паспортлар бирү эше туктатылып торган. Хәйрия фондының Әфганстандагы җитәкчесе Йосыф Шәнвәри сүзләренчә, Әфганстанда уналты провинциядә 1,5 миллионнан артык татар яши.

«Фондта эшләгән егетләр аларга ярдәм алып килгәч, алар рухлана, үзләренә игътибар булуын сизәләр. Анда пуштуннар да үзләрен татар дип әйтә», — дип сөйләде ул «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100