news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Хәбибуллин: Әфганстанда балалар арасында ачтан үлү очраклары бар

Әфганстан татарлары Татарстаннан гуманитар ярдәм көтә.

Рөстәм Хәбибуллин: Әфганстанда балалар арасында ачтан үлү очраклары бар
Рамил Гали

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Россия мөселманнарының Хәйрия патриотик фонды генераль директоры Рөстәм Хәбибуллин Әфганстанда яшәүче татарларның авыр хәлдә калуы турында сөйләде.

«Әфганстандагы татарлар бик авыр хәлдә. Балалар арасында ачтан үлүнең ике очрагы бар. Әле бу билгеле булган очраклар гына. Шулай ук ачлыктан котылу өчен балаларны сату бар. Аларның азык запаслары калмаган, банк счетлары белән куллана алмыйлар. Анда бары тик гади акча белән эшләп була. Шул ук вакытта товарларга бәяләр дә арта», — дип сөйләде ул.

Аның сүзләренчә, Әфганстанның татар лидерлары, оешмалар, гуманитар ярдәм сорап, Татарстан Президентына хат язган. Алар шулай ук Әфганстанда Татарстанның вәкиллеген булдыруны сорый.

«Вәкиллек булса, ярдәм күрсәтү җиңелрәк булыр иде. Аларның бүген тозлары да юк. Милләттәшләргә он, шикәр, май җибәрәсе иде, ниндидер кәнфитләр турында сүз бармый», — дип сөйләде ул «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында.

Рөстәм Хәбибуллин сүзләренчә, ярдәм күрсәтү өчен бер ай вакыт кала, чөнки кар яугач, анда керү өчен юллар булмый. «Татарстаннан машина өч көндә барып җитә. Ә Әфганстанда логистиканы без үзебез оештыра алабыз. Кешеләрнең кулына илтеп тапшырабыз. Татарстанда бу эшнең ничек оештырылуы хакимият карарыннан тора», — ди ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100