news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстан имамы Ишморат Хәйбуллин: Татар теле исән булганда, башкорт теле яши

Уфада «Татарлар һәм башкортлар 2021 елгы халык санын алуда: күршеләрчә мөнәсәбәтләрне саклап калырга» дигән темага түгәрәк өстәл узды.

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Башкортстан имамы Ишморат Хәйбуллин татар теле исән булганда гына, башкорт теле яши, дип белдерде.

Бу хакта имам кичә кич Уфада «Миллиард.Татар» интернет-басмасы оештырган чарада әйтте. Түгәрәк өстәл «Татарлар һәм башкортлар 2021 елгы халык санын алуда: күршеләрчә мөнәсәбәтләрне саклап калырга» дигән исем белән узды.

Анда башкорт активисты Эльза Борһанова, этнополитолог Илдар Габдрәфиков, социолог, этнолог Рушан Галләмов, Россия Фәннәр академиясенең Уфа федераль тикшеренү үзәге тарих, тел һәм әдәбияты институты директоры урынбасары, тел активисты Тимур Мөхтәров, мөселман эксперты, дин белгече Ишморат Хәйбуллин, икътисадчы Рөстәм Шәяхмәтов, шулай ук Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Керәшен һәм ногайбәк татарларының тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү үзәге җитәкчесе Радик Исхаков һәм «Миллиард.Татар» проектына нигез салучылар Арслан Минвәлиев беләнТимур Рәхмәтуллин катнашты.

«Түгәрәк өстәл»дә катнашучылар милли телләрне саклау, Россия федерализмын һәм ике тугандаш халыкны берләштерә алырлык уртак проектлар эзләү мәсьәләләре турында фикер алышты.

Дискуссия «башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты» мәсьәләсе турында барды. Казан ягы бу төркемнең татар теленә каравы дөресрәк диде. Уфа ягы әлеге төркемне татар телле башкортлар дип атый. Кызыклы фикерне Башкортстан имамы Ишморат хәзрәт Хәйбуллин белдерде. Ул башкорт теле татар теле яшәгәндә генә яши, диде.

Түгәрәк өстәлдә кичә Дүртөйледә булган хәлне дә искә алдылар. Анда татар-башкорт дуслыгын ныгыту максаты белән килгән «Китап» радиостанциясе автойөрешен Росгвардиянең кораллы хезмәткәрләре каршы ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100