news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милли шура рәисе имамнарның вәгазьләрдә татарлыкка игътибар итүен сорады

Васил Шәйхразиев җанисәп алдыннан дин әһелләренең дә үзләреннән кертә ала торган өлеше турында әйтте.

 Милли шура рәисе имамнарның вәгазьләрдә татарлыкка игътибар итүен сорады
Салават Камалетдинов

(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Бөтенроссия халык санын алу алдыннан дин әһелләренең дә вәгазьләрдә татар теле, милләтенә игътибар итүләрен сорады.

«Мәчетләр аша да барып җитәргә телибез. Кайбер өлкәләрдә мәчетләр шундый күп. Һәр имам, Диния нәзарәтләре җитәкчеләре шундый бурыч куеп, мәчетләрдә көн саен вәгазьләрдә татарлыкка игътибар итеп, гаиләләргә безнең утырышлар турында җиткерүләрен сорыйбыз», — дип мөрәҗәгать итте Милли шура рәисе.

Васил Шәйхразиев, шулай ук, Россия өлкәләренә 25 сентябрьдән башлап шагыйрь, җырчылар, язучылар, композиторлар, галимнәр, төбәкне өйрәнүчеләрдән торган төркемнәр җибәрелә башлаячагын әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100