news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Шәйхразыев: Россия өлкәләренә 25 сентябрьдән башлап төркемнәр җибәрелә башлаячак

"Төп бурыч — күпме кеше җыя алабыз, шулкадәр җыеп, маршрутларын төзеп, өйдәме, урамда, клубтамы — 15 ноябрьгә кадәр йөриячәкбез», — диде Милли шура рәисе.

Шәйхразыев: Россия өлкәләренә 25 сентябрьдән башлап төркемнәр җибәрелә башлаячак
Салават Камалетдинов

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Россия өлкәләренә 25 сентябрьдән башлап, татар җәмәгатьчелеге вәкилләреннән төркемнәр җибәрелә башлаячак.

«Десант дибез, аның составында шагыйрь, җырчылар, язучылар, композиторлар, галимнәр, төбәкне өйрәнүчеләр дә бар. Төп бурыч — күпме кеше җыя алабыз, шулкадәр җыеп, маршрутларын төзеп, өйдәме, урамда, клубтамы — 15 ноябрьгә кадәр йөриячәкбез», — диде Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев «Корстон»дагы утырышта. 

«Ничек кенә әйтсәк тә, ныклап эшли башлаячакбыз. Халык очрашуларга сусаган», — дип белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot