news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиянең баш консулы: Татар телен бик тиз өйрәнә алырмын дип уйлыйм

Игътибар белән тыңласам, татарча салмак сөйләмне аңлыйм, диде Исмәт Эрикан.

Төркиянең баш консулы: Татар телен бик тиз өйрәнә алырмын дип уйлыйм
Рамиль Гали

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ», Алсу Исмәгыйлева). Төркиянең Казандагы баш консулы Исмәт Эриканның татар телен өйрәнергә әле мөмкинлеге булмаган. Бу хакта ул бүген журналистлар белән очрашуда әйтте.

Исмәт Эрикан баш консул булып быел октябрь аенда билгеләнгән иде. Үзенең беренче матбугат конференциясендә ул татар телен өйрәнергә теләге барлыгын әйтте.

«Яңа гасыр» телеканалы журналисты Гөлназ Рәхмәтуллинаның «Татар телен өйрәнергә мөмкинлегегез булдымы?» дигән соравына баш консул: «Реалист булырга кирәк. Соңгы өч айда тын алырга вакытың булдымы дип сорасагыз, мөгаен, мин булмады дип җавап бирермен. График бик тыгыз булды», — диде ул.

Шулай да мин татар телен бик тиз өйрәнә алырмын дип уйлыйм, диде баш консул. Ул, игътибар белән тыңлаган очракта, татарча салмак сөйләмне аңлаганын әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100