news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиянең Казандагы баш консулы: Төрекчә белүем татар телен аңларга ярдәм итәр

Исмәт Эрикан татар һәм рус телләрен өйрәнергә теләвен белдерде.

Төркиянең Казандагы баш консулы: Төрекчә белүем татар телен аңларга ярдәм итәр
Александр Эшкинин

(Казан, 14 октябрь, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). 1 октябрьдән Төркиянең Казандагы баш консулы булып эшли башлаган Исмәт Эрикан татар һәм рус телләрен өйрәнергә тели. Бу хакта ул бүген үзенең матбугат конференциясендә әйтте.

"Сөембикә" журналы хәбәрчесе 2015-2018 елларда Төркиянең Казандагы баш консулы булып эшләгән Турхан Дилмачның татар телендә иркен аралашуын искә төшереп, яңа консулның да татар телен белүе белән кызыксынды. "Һичшиксез, Турхан Дилмач миннән акыллырак һәм яшьрәк", - дип шаяртты Эрикан. "Әгәр белгән телләрем исемлегенә тагын ике тел өстәлсә, шат булыр идем, бу миңа көндәлек тормышны җиңеләйтергә ярдәм итәр иде", - диде ул. 

Исмәт Эрикан дипломатның үзе эшләгән ил телен белүе өстенлек булуын әйтте.  Шул ук вакытта ул дипломатларның профессионал булуларын, төрле вакытта төрле илләрдә үз вазифаларын үти алуларын аңлатты.

Яңа баш консул болгар телен белүен әйтте. "Болгар теле миңа рус телен аңларга ярдәм итәр, ә төрек телен белүем татар телен өйрәнүгә булышыр", - диде Эрикан. Моннан тыш, аның француз телен белүе билгеле.

"Әлбәттә, дипломатлар да тере кешеләр, телне бик тиз арада өйрәнермен дип көтмәгез", - дип өстәде баш консул. Ул моңарчы Тайваньдә эшләгәнен һәм җирле телне өйрәнә алмавын да әйтте. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100