news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген «Звезда Поволжья» газетасының баш мөхәррире Рәшит Әхмәтовны искә алачаклар

Искә алу кичәсендә Мәүлид ае башлану уңаеннан Коръән укылачак һәм салават әйтеләчәк.

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бүген 15.00 сәгатьтә Казанда Милләт йортында «Звезда Поволжья» газетасының баш мөхәррире, күренекле журналист Рәшит Әхмәтов хөрмәтенә искә алу чарасы узачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә «Татар штабы» координаторы Гөлнара Яруллина сөйләде.

«Кичәне мәрхүмнең дусты, фикердәше Мәскәү татарлары штабы рәисе Рөстәм Җамалиев оештыра. Әүвәл Мәүлид ае башлану уңаеннан Коръән укылачак, Пәйгамбәребезне (с.г.в) зурлап, салаватлар әйтеләчәк. Кичәнең икенче өлешендә Рәшит абыйның туганнары, дуслары, фикердәшләре, мәрхүмне искә алып, хатирәләре белән уртаклашачак. Кичәнең өченче өлешендә журналистиканың бүгенге хәле, киләчәге хакында фикер алышу була», — ди ул.

Гөлнара Яруллина сүзләренчә, чарада дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, татар милли-мәдәни оешмалары җитәкчеләре, галимнәр, журналистлар, блогерлар катнаша. «Аксу» студиясе, истәлекләрне туплап, документаль фильм төшерәчәк», — дип әйтте ул.

Искәртеп үтик, Рәшит Әхмәтов 13 октябрьдә вафат булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100