Журналист Рәшит Әхмәтов вафат

«Звезда Поволжья» газетасы баш мөхәррире Рәшит Әхмәтов хастаханәдә ята иде.

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Журналист Рәшит Әхмәтов вафат. Бу хакта социаль челтәрдә Кариев театры директоры Гүзәл Сәгыйтова хәбәр итә.

«Звезда Поволжья» газетасы баш мөхәррире Рәшит Әхмәтов хастаханәдә ята иде. Танышлары соңгы көннәрдә хәле авыр булуын ишеткәнлеген әйтәләр.