news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чувашиядә татар теле укытучылары Советы төзелде

Совет татар телен саклау, үстерү, мәктәпләрне татар телендәге китаплар белән тәэмин итү буенча эш алып барачак.

Чувашиядә татар теле укытучылары Советы төзелде
"Татар-информ" архивы

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Чабаксарда татар теле укытучылары Советы төзелде. Шул хактагы карар Чувашиянең Халыклар дуслыгы йортында узган татар теле һәм әдәбияты мөгаллимнәре форумы барышында кабул ителде.

«Чувашиядә татар телен укыта торган 13 мәктәп бар. Советка аларның һәрберсеннән берәр укытучы керде. Рәис итеп татар теле укытучысы Зөлфирә Таҗетдинова сайланды. Совет татар телен саклау, үстерү, мәктәпләрне татар телендәге китаплар белән тәэмин итү буенча эшләячәк», — диде Чувашия татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Хәйдәр Сафиуллин «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның сүзләренчә, татар теле укытучылары даими рәвештә җыелып, актуаль мәсьәләләр турында фикер алышачак.

«Бу — даими рәвештә эшли торган Совет. Хәзер аның нигезләмәсен төзергә кирәк, шуңа күрә әлегә беренче утырышның көне билгеле түгел. Укытучыларның Whats App’та төркемнәре бар. Булган мәсьәләләр турында анда да фикер алышалар», — диде Хәйдәр Сафиуллин.

Элегрәк «Татар-информ» Чувашиядә татар теле һәм әдәбияты укытучылары форумын ел саен уздырырга җыенулары турында язган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100