news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чувашиядә татар теле һәм әдәбияты укытучылары форумын ел саен уздырырга җыеналар

Форум татар телен саклау, үстерү һәм укыту мәсьәләләренә багышлана.

Чувашиядә татар теле һәм әдәбияты укытучылары форумын ел саен уздырырга җыеналар
Салават Камалетдинов

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Быел Чувашиянең Чабаксар шәһәрендә беренче тапкыр узган татар теле һәм әдәбияты укытучылары форумын киләчәктә ел саен үткәрергә җыеналар.

«Быел форумда Чувашия, Татарстан, Марий Эл, Ульяновскидан килгән илледән артык укытучы катнашты. Мөгаллимнәр татар телен саклау, үстерү, укыту турында фикер алышты. Татар телен саклау ысулларын эзләдек. Шундый рәвештәге җыелышны ел саен уздырырга планлаштырабыз», — диде Чувашия татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Хәйдәр Сафиуллин «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Беренче форумны Чувашиянең Халыклар дуслыгы йортында 25 февраль көнне Чувашиянең татар милли-мәдәни автономиясе оештырды. Чара Татарстан Фән һәм мәгариф министрлыгы, Чувашия Мәгариф һәм яшьләр сәясәте министрлыгы ярдәме белән уздырылды.

Иң яхшы мөгаллимнәргә мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100