news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов Туфан Миңнуллинның туган йорты быел төзекләндереләчәген әйтте

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылына керә торган юл, авылдагы күл, Туфан Миңнуллинның туган йорты төзекләндереләчәк дип ышандырды.

Марат Әхмәтов Туфан Миңнуллинның туган йорты быел төзекләндереләчәген әйтте
Рифат Каюмов

(Казан, 25 август, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Туфан Миңнуллинның Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылында урнашкан туган нигезе төзекләндереләчәген белдерде. Бу турыда ул  Яңа Татар зиратында узган Туфан Миңнуллинның тууына 85 ел уңаеннан әдипне искә алу чарасында әйтте.

«Бүген иртән Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов белән Туфан Миңнуллинның авылына керә торган юлны, йортның эчен һәм ишегалдын төзекләндерү турында киңәшеп алдык. Президент үзенең хәер-фатихасын бирде», — дип әйтте Дәүләт Советы Рәисе урынбасары.

Татар телен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча район башлыклары белән очрашулар уздырган вакытта Марат Әхмәтовка Туфан Миңнуллинның туган йортына кереп чыгарга Дәүләт Советы депутаты Лотфулла Шәфигуллин тәкъдим иткән.

«Туфан абый яшьрәк чакта, авылга кайткач, күлгә карап хисләнеп утыра торган булган. Шул күлне торгызу турында да Президент белән сөйләшү булды. Кара көзгә кадәр әйткән эшләрне башкарып чыгарбыз дип ышандырам. Әлеге саваплы эшләр Туфан абыйга хәер-дога булсын иде», — дип белдерде Дәүләт Советы рәисе урынбасары. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100