news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразиев: «Җәлил укулары»нда катнашучылар санын арттырырга ниятлибез

«Быел укытучылар да, безнең дә бәйгедә катнашасы килә дип, шелтә белдерә башладылар», — диде Милли шура рәисе.

(Казан, 25 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Җәлил укулары»нда катнашучылар санын үстерү ниятләнә. Бу хакта ТР Премьер-министры урынбасары — Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев матбугат конференциясендә сөйләде.

«Февральдә зур чараларның берсен — «Җәлил укулары»н башлап җибәрдек. Без аны быел «Җәлилчеләр» дип атадык. 7 меңләп кешене җәлеп итеп, гала-концертларын уздырдык. Күп кенә теләк-тәкъдимнәр килеп иреште. Җәлил укуларын конгрессның еллык планына керттек. Һәр елны катнашучылар санын үстерергә ниятлибез. Моның өчен бөтен уңайлыклар бар», — диде Милли шура рәисе.

Ул «Җәлил укулары» татар телендә, рус телендә, Җәлил шигырьләре тәрҗемә ителгән бөтен телдә дә алып барылганын искәртте. «Быел укытучылар да, безнең дә бәйгедә катнашасы килә дип, шелтә белдерә башладылар. Балалар, яшьләр өчен генә дип башлаган идек, бүтәннәр дә тели. Шуңа күрә ел саен Җәлилнең туган көннәрендә үткәрәчәкбез», — диде Васил Шәйхразиев.

Милли шура рәисе, шулай ук, «Татар кызы» бәйгесенә тукталды. 19 сентябрьдә Ташкентта уздырылачагын искәртте. «Бу бәйге бик мөһим. Милләт һәрвакыт әниләр һәм әбиләр белән тәрбияләнгән. Кайбер җитәкчеләр башта аңлап бетерми иделәр, хәзер аңлый башладылар. Кайсы өлкәдән яки илдән килгән кыз җиңә икән, шунда үткәрәчәкбез», — диде.

Бәйгенең моңа кадәр Чиләбедә, Уфада, Казанда, Ижауда узганын билгеләп үтте. «Өлкәләр буенча катнашучылар санын арттырырга җыенабыз», — диде.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100