Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Васил Шәйхразиев ТАССРның 100 еллыгына Башкортстанның нинди бүләк әзерләвен әйтте
«Һәр өлкәгә баргач, Татарстанның 100 еллыгы уңаеннан котлау көтәбез дип әйттек», — диде Милли шура рәисе.
(Казан, 25 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан, Башкортстан «Татарча диктант”ка 100 мең татарны җәлеп итәргә ниятли. Бу хакта матбугат конференциясендә ТР Премьер-министры урынбасары — Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев әйтте.
Республика делегациясе гыйнвар-февраль айларында Россия төбәкләре буйлап сәфәрләр кысаларында Уфада булган. «Татар театрында матур очрашу булды. Безнең анда үзебезнең вәкиллек, конгрессның үз офисы бар хәзер», — диде. Васил Шәйхразиев һәр өлкәгә баргач, Татарстанның 100 еллыгы уңаеннан котлау көтүләрен әйткән.
«Башкортстанда яшәүче татарлар зур бүләк әзерлибез диделәр. 26 сентябрьдә „Татарча диктант“ булачак. Башкортстанда 1 млн артык татар яшәгәч, алар, ничек кенә булса да, 100 мең татарны җәлеп итеп, Татарстанның 100 еллыгына шушы диктантны язабыз диделәр. Без моны хупладык. Аңлыйбыз инде, авырлыклар булыр, бүлмәләр дә, укытучылар да кирәк, тик кыенлыкларны ерып чыгып, шундый бүләк ясыйбыз диләр», — диде.
Милли шура рәисе, шулай ук, Башкортстанда ике Бөек Ватан сугышы ветераны белән очрашканнарын әйтте.
«Берсенә 95 яшь, икенчесенә 15 апрельдә 100 яшь тула. Ришат аганың нәселе фәнни эшчәнлек белән алга киткән. Мәктәптә үзе 40 ел директор булып эшләгән, аннары шул ук мәктәптә төпчек улы 36 ел эшли. Мин, Ришат аганың юбилеена барып, дөнья күләмендә күрсәтерлек итеп, фильм төшерергә сөйләштем», — диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз