news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айдар Фәйзрахманов: Татар халкы үзенең нигезеннән аерылса, ул халык буларак юкка чыга

Татар телен саклауда һәр кеше үз өлешен кертергә тиеш, ди Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов.

Айдар Фәйзрахманов: Татар халкы үзенең нигезеннән аерылса, ул халык буларак юкка чыга
Рамил Гали

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татар халкы үзенең нигезеннән, үткәненнән аерылса, ул халык буларак юкка чыга, дип саный Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов.

«Безнең ана телебез, татар теле авыр хәлдә булганда, безнең һәрберебезнең җиң сызганып эшләве кирәк. Әгәр дә кеше үзенең үткәне, балачагы турында уйламый икән, ул алга таба бара алмый. Шуңа күрә татар халкы да үзенең нигезеннән аерылса, ул халык буларак юкка чыга», — диде ул «Тәртип» радиосының яңа визуаль һәм музыкаль бизәлешен тәкъдим итү чарасында.

«Алга таба да „Тәртип“ радиосы тәртипле булып калырга тиеш. Үзгәреш җилләре радионы бөтенләй җимереп ташламасын. Чөнки безнең асылыбыз татар булып калуыбызда», — дигән теләкләрен җиткерде Айдар Фәйзрахманов.

Элегрәк «Татар-информ» «Тәртип» радиосының мобиль кушымтасы булдырылуы турында язган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100