news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Тәртип» радиосының мобиль кушымтасы булдырылды

Телефоннар өчен кушымтаны Play Market һәм App Store’дан күчереп алырга мөмкин.

«Тәртип» радиосының мобиль кушымтасы булдырылды
"Тәртип" радиосы

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Тәртип» радиосының телефоннар өчен кушымтасы булдырылды.

Кушымтаны бүген Казанда «Тәртип» радиосы ребрендингына багышланган чарада тәкъдим иттеләр.

«Кушымтаны Android, яисә IOS өчен Play Market һәм App Store’дан табарга була. Анда „Тәртип“ радиосын онлайн рәвештә тыңларга мөмкин, шулай ук биредә социаль челтәрләрдәге аккаунтларыбызга сылтамалар урын алды. Подкастларны да кушымтада тыңлап була. Шундый җайлы, универсаль платформа», — диде «Тәртип» радиосының башкарма продюсеры Айваз Садыйров.

Элегрәк «Татар-информ» «Тәртип» радиосының яңа логотибын Мәскәүдә яшәүче татар кызы ясаганы турында язган иде.



Галерея: «Тәртип» радиосының яңа ребрендингын тәкъдим итүдән фоторепортаж
news_right_1
news_right_2
news_bot