news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновск өлкәсендә Кол Гали сурәте төшерелгән конвертлар сатуга чыкты

Конвертның тиражы 500 мең данә тәшкил итә.

Ульяновск өлкәсендә Кол Гали сурәте төшерелгән конвертлар сатуга чыкты

(Казан, 24 август, «Татар-информ»). Ульяновск өлкәсенең почта бүлекчәләренә күренекле гуманист-шагыйрь Кол Гали һәйкәле төшерелгән маркалы конвертлар сатуга чыкты. Конвертлар Ульяновскиның «Болгар яңарышы» мәгърифәтчелек оешмасы мөрәҗәгате буенча «Марка» нәшрият үзәге әзерләгән. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

26 июньдә өлкә Сабан туе көнендә Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергей Морозов, оешма әгъзалары үтенече белән, конвертны тантаналы төстә тәкъдим итте. Ул Ульяновскида танылган гуманист-шагыйрь Кол Гали һәйкәлен урнаштыруда зур ярдәм күрсәтте.

Ульяновскида Кол Гали һәйкәле сурәтләнгән маркалы конвертның тиражы 500 мең данә тәшкил иткән.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100