news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербург һәм Чиләбе шәһәрләрендә хакимият хисабына татар мәдәнияте үзәге ачыла

Татар үзәкләре аерым бина һәм эш урыннары белән тәэмин ителәчәк.

(Казан, 24 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Санкт-Петербург һәм Чиләбе шәһәрләрендә быел татар мәдәнияте үзәкләре ачылуы көтелә. Бу хакта РФ Дәүләт Думасы Милләтләр эшләре комитеты рәисенең беренче урынбасары, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Илдар Гыйльметдинов сөйләде.

«Җирле хакимият белән килешү төзелгән. Татар үзәкләре Санкт-Петербург һәм Чиләбе шәһәрләрендә ачылачак. Ул җирле хакимият хисабына оештырыла. Татар үзәге өчен аерым бина бирелә, эш урыннары да каралган, чаралар уздырырга да мөмкинлек бар», — диде Илдар Гыйльметдинов «Татар-информ»да матбугат очрашуында.

Татар федераль милли-мәдәни автономиясенең башкарма директоры Миләүшә Шәрәпова татар үзәкләренең җирле милли-мәдәни автономияләргә ярдәм итеп торуын әйтте. «Татар үзәкләрендә татар теле курслары, җыр һәм бию, театр түгәрәкләре, концертлар уза. Татар үзәкләрен ачу инициативасы һәр төбәктә төрлечә хәл ителә», — дип аңлатты «Татар-информ» хәбәрчесенә ул.

Миләүшә Шәрәпова әйтүенчә, татар мәдәни үзәкләренең булуы милли-мәдәни автономия оешмаларының эшчәнлегенә ярдәм итә. «Иҗтимагый оешма белән генә эшләү бик авыр. Татар үзәгендә эш урыннары да, чаралар уздырырга мөмкинчелек тә бар. Марий Эл, Ульяновск, Новосибирск, Төмән, Мәскәүдә татар үзәкләре бар», — дип өстәде ул. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100