news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илдар Гыйльметдинов: Россия халыклары Ассамблеясенә дәүләт статусы бирелде

Татар федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе сүзләренчә, яңа статуста милли оешмаларга матди яктан күбрәк ярдәм биреләчәк.

Илдар Гыйльметдинов: Россия халыклары Ассамблеясенә дәүләт статусы бирелде
Солтан Исхаков

(Казан, 24 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). РФ Дәүләт Думасы Милләтләр эшләре комитеты рәисенең беренче урынбасары, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Илдар Гыйльметдинов Россия халыклары Ассамблеясе иҗтимагый оешмасы дәүләт статусын алуын әйтте.

«Дәүләт статусы булгач, дәүләт тарафыннан ярдәм тагын да күбрәк биреләчәк. Россия халыклары Ассамблеясенең филиаллары һәр төбәктә булачак. Милли оешмаларга игътибар артачак», — диде ул «Татар-информ»да Россиядә милли сәясәткә багышланган матбугат очрашуында.

Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге Татарстан халыклары Ассамблеясе кысаларында күпчелек районнарда төрле милләтләргә ярдәм итү йөзеннән халыклар дуслыгы йортлары ачылганы да билгеләп үтелде. «Милләтара мәсьәләләргә системалы рәвештә игътибар итү, федераль үзәктә программалар кабул ителү файдага гына», — диде Илдар Гыйльметдинов.

«Күпмилләтле булуыбыз — байлыгыбыз, киләчәгебез. Безгә аны сакларга, арттырырга, киләчәк буынга җиткерергә кирәк», — диде ул һәм бу юнәлештә милләтара мөнәсәбәтләрне ныгытуда башкарылган эшләрне дә санап үтте.

«Соңгы елларда без коллегаларыбыз белән төрел стратегик документларны кабул итәргә тырыштык. Шуңа нигезләнеп, Милләтләр эше буенча федераль агентлык төзелде. Милләтара мөнәсәбәтләрне карый торган совет бар, киләсе елда ил күләмендә Россия халыкларының кәсепчелеген һәм матди-мәдәни мирасын саклап калу карарын игълан ителәчәк», — дип тә өстәде Илдар Гыйльметдинов.

Россия Федерациясе халыклары Ассамблеясе — кеше һәм милләтләрнең этник хокукларын яклау максатыннан оештырылган Гомумроссия иҗтимагый оешмасы. 1998 елдан эшләп килә. Россия халыклары Ассамблеясен милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык гамәлгә куя.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100