«Татмедиа» Бакчасарайдагы Гаспринский музеена мәгърифәтченең сирәк фотосын бүләк итте

Әлеге открыткада бөек мәгърифәтченең портреты сурәтләнгән. Открытка үзе 1917 елда Казандагы «Васита» нәшриятында чыккан.

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). «Татмедиа» медиахолдингы Бакчасарайдагы Исмәгыйль Гаспринский мемориал музеена борынгы почта открыткасын бүләк итте. Әлеге открыткада бөек мәгърифәтченең портреты сурәтләнгән. Открытка үзе 1917 елда Казандагы «Васита» нәшриятында басылган.

Бүләкне тапшырган вакытта «Мәгариф» журналының баш мөхәррире Сөмбел Таишева уникаль открытканың «Васита» нәшриятында басылуын, әлеге нәшриятның бары ике ел — 1915 елдан 1917 елга кадәр генә эшләп калуын әйтте. Шушы вакыт эчендә монда 15 китап һәм берничә открытка басыла.

«Нәшриятта иң танылган кешеләр каталогы бастырыла. Әлеге фотокарточка еллар узганнан соң Казандагы антиквар кибетләрнең берсендә табыла», — диде Таишева.

Татарстанлыларның кыйммәтле бүләген мемориаль музейның директоры Эльмира Хәбибуллина кабул итеп алды.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков Исмәгыйль Гаспринскийның XX гасырның революциягә кадәрге чорында журналистика, әдәбият, поэзия барлыкка килүдә зур роль уйнавын белдерде.

«Ул барлык татар зыялыларын уятты. Әлеге шәхескә хөрмәт йөзеннән без „Татмедиа“ акционерлык җәмгыяте исеменнән Гаспринский музеена символик фотокарточканы бүләк итәргә булдык», — диде Шамил Садыйков.

  •  «Татмедиа» делегациясе Симферопольдәге кырымтатар китапханәсенә китаплар бүләк итте, дип язган идек.