news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татмедиа» делегациясе Симферопольдәге кырымтатар китапханәсенә китаплар бүләк итте

«Татмедиа» АҖ делегациясе бүген Кырымда эш сәфәрендә, визитның максаты — ике республика арасында мәгълүмати һәм мәдәни элемтәләрне җайга салу.

«Татмедиа» делегациясе Симферопольдәге кырымтатар китапханәсенә китаплар бүләк итте

(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков җитәкчелегендәге делегация Симферопольда Исмаил Гаспринский исемендәге Республика кырым татар китапханәсендә булды. Очрашуда җирле иҗади интеллигенциягә Россиядә яшәүче кырым татарлары һәм татар халкы турында әдәбият бүләк иттеләр.

Бүләк ителгән китаплар арасында «Татарлар тарихы», «Татар дөньясы», «Кырым татарлары» һәм башка китаплар бар. Үз чыгышында Шамил Садыйков билгеләп үткәнчә, ике республика халкын күпьеллык дуслык бәйли.

«Кырым ханнары үз вакытында безнең белән җитәкчелек итте, совет чорында актив хезмәттәшлек барды, Сәхип-Гәрәй Сәетгалиев доклад белән килде, кырым татарлары Казанда белем алды, безнең әдәбият белән илһамланды, язучылар һәм шагыйрьләр һәрвакыт аралашты. Безнең тарих үзара үрелгән», — диде «Татмедиа» АҖ җитәкчесе. 

Шамил Садыйков бу китапларга китапханә укучыларында ихтыяҗ булачагына өмет белдерде. Шулай ук Татарстан язучылары үз китапларын тәкъдим итте.

Узган ел Кырым Республикасы татар китапханәсенә нигез салынуга 30 ел тулды. Бу еллар дәвамында китапханә Татарстан Милли китапханәсе, ТР Дәүләт архивы, ТР Фәннәр академиясенең Мәрҗани исемендәге Тарих институты, башка оешмалар һәм иҗади интеллигенциясе вәкилләре белән профессиональ элемтәдә тора. 

«Татмедиа» АҖ делегациясе бүген Кырымда эш сәфәрендә, визитның максаты — ике республика арасында мәгълүмати һәм мәдәни элемтәләрне җайга салу. Делегация составына Кырым җәмәгатьчелеге арасныда популяр Татарстан язучылары һәм шагыйрьләре кергән. 

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, «Татмедиа» АҖ генераль директоры Кырымның мәгълүмат ведомствосына картина бүләк итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100