news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әхмәтзәки Вәлиди татарлар турында хезмәтен Акчура һәм Гаспралы танытуын әйткән булган

Кырым музее хезмәткәре сүзләренчә, яңа язылган әсәр уңай бәя алса, яшь авторлар шул мизгелдә үк танылып китә алган.

(Казан, 21 май, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Галим-тюрколог Әхмәтзәки Вәлиди үзенең истәлекләрендә язып калдырганча, аның татар халкына багышланган хезмәте татар язучысы Йосыф Акчура һәм Кырым мәгърифәтчесе Исмәгыйль Гаспралы бәяләвеннән соң танылган.

«Татар халкы тарихы турындагы китап көтмәгәндә мине берничә ай эчендә танытты. Сәбәбе — хезмәтемнең Йосыф Акчура һәм Исмәгыйль Гаспралы тарафыннан югары бәяләнүендә, — дип яза Әхмәтзәки Вәлиди истәлекләрендә», — ди Исмәгыйль Гаспралы мемориаль музееның өлкән фәнни хезмәткәре Сельвина Сәетмәмәтова.

Аның әйтүенчә, Исмәгыйль Гаспралының проза әсәрләренә язган рецензияләре яңа авторларның исемнәрен дә таныткан. «Әсәр Исмәгыйль Гаспралы тарафыннан җылы кабул ителә икән, яшь автор шул ук мизгелдә танылып китә алган», — дип фикерен белдерде ул «Исмәгыйль Гаспралы һәм Габдулла Тукай» семинарында.

«Тарихи китапларны уку файдалы. Без, аларны укып, дөньяда нәрсәләр барлыгын беләбез. Роман безне халыкның тормыш-көнкүреше, уй-фикере белән таныштыра», — дигән Исмәгыйль Гаспралы. Мәгърифәтче рецензия язганда, нигездә, автор осталыгын тикшерә», — дигән нәтиҗәгә килгән Сельвина Сәетмәмәтова.

Белгеч «Тәрҗеман» газетасында барлык рецензияләр дә уңай булмаганын әйтте.

«Гаспралы еш кына массакүләм әдәбиятның бертөрле булуын тәнкыйтьли. Редакциягә төрле эчтәлектәге әсәрләр килеп ирешсә дә, күпчелек яңа китаплар дини эчтәлектә була. „Әдәби һәм фәнни-популяр характердагы хезмәтләрнең аз булуына борчылам“, — дип яза ул», — ди музей хезмәткәре.

Семинарны Кырым Республикасы Мәдәният министрлыгы, Бакчасарай тарихи-мәдәни һәм археологик музей-тыюлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Габдулла Тукай исемендәге әдәби музее оештырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100