news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кырым музее мөдире: Гаспралы Тукайның язмышын татар-башкорт халәте белән чагыштырган

Кырым мәгърифәтчесе татар шагыйренең шигырьләрендә тирән мәгънә салынуын әйтә.

(Казан, 20 май, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Кырым мәгърифәтчесе, җәмәгать эшлеклесе Исмәгыйль Гаспралы татар шагыйре Габдулла Тукайның тормыш юлын татар-башкорт халыкларының торышы белән чагыштырып язган. Бу хакта «Исмәгыйль Гаспралы һәм Габдулла Тукай» семинарында Исмәгыйль Гаспралы мемориаль музей мөдире Эльмира Абибуллаева сөйләде.

«Исмәгыйль Гаспралы Тукайның биографиясен төньякта яшәүче төрки халыкларның халәте белән чагыштыра. „Аның һәр шигъри юлына җаны салынган, һәр шигырендә тирән мәгънә һәм фикер йөртү бар“, — дип искәртә Гаспралы. Исмәгыйль Гаспралы Габдулла Тукайны белгән һәм аңа зур хөрмәт белән караган», — диде ул.

Эльмира Абибуллаева әйтүенчә, Исмәгыйль Гаспралы Тукай кебек үк үпкә авыруы белән чирли. «Бу мәкерле авыру белән көрәшеп, ул үзе үлгәннән соң калган акчасын мәгариф өлкәсе мәсьәләләрен хәл итүдә кулланыгыз, дип васыять итә. Шул рәвешле, ул „Тукай вакыфы“ дип исемләнгән фонд ача», — ди ул.

Исмәгыйль Гаспралы халыкны битараф булмаска, Тукайның эшчәнлеген дәвам итәргә чакыра.

«Тукай фонды»на «Тәрҗеман» газетасы редакциясеннән йөз сум җибәрелә. Башкаларны да бу изге эшкә кушылырга чакырабыз», — дип мөрәҗәгать итә укучыларга Исмәгыйль Гаспралы.

«Тәрҗеман» газетасы 1913 елдан һәркөн чыга башлый, аны дөньяның барлык төрки халыклары укып барган.

«Тукай вафат булганнан соң, шагыйрь турында тагын да күбрәк сөйләнә, Россиянең төрки өлкәләрендә таный башлыйлар. 1913 елның 10 апрелендә „Тәрҗеман“ газетасының 82 номерында Исмәгыйль Гаспралы „Милләт углы“ дигән мәкаләсендә Габдулла Тукайның биографиясен һәм шигырьләрен бастырып чыгара», — диде Эльмира Абибуллаева.

Мөдир Гаспралының Тукайга багышланган мәкаләсе аркылы газета укучыларына татар шагыйренең иҗаты турында сөйләвен һәм аның шәхесен, мирасын танытуга ирешүен әйтте.

Конференцияне Кырым Республикасы Мәдәният министрлыгы, Бакчасарай тарихи-мәдәни һәм археологик музей-тыюлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Габдулла Тукай исемендәге әдәби музее оештырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100