Гаспралы Заһир Бигиевнең «Зур гөнаһлар» әсәрен яңа әдәби юнәлеш дип атаган булган

Кырым музее хезмәткәре мәгърифәтче Исмәгыйль Гаспралының 86 рецензиясен анализлаган.

(Казан, 20 май, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Кырым мәгърифәтчесе Исмәгыйль Гаспралы XIX гасырда иҗат иткән татар әдибе Заһир Бигиевнең «Зур гөнаһлар» романын яңа әдәби юнәлешнең иҗат җимеше булуы турында «Тәрҗеман» газетасында язган булган.

«1890 елның җәендә Гаспралыга Заһир Бигиевның „Гөнаһе Кәбаир“ („Зур гөнаһлар“) әсәре килеп ирешә. Мәгърифәтче фикеренчә, Бигиев язган әсәр туган телне камилләштерергә, үткән тормышка этәргеч бирүгә юнәлтелгән», — диде Кырым мемориаль музееның өлкән фәнни хезмәткәре Сельвина Сәетмәмәтова.

Аңа кадәр 1887 елда Гаспралыга 17 яшьлек әдип — Заһир Бигиев «Меңнәр яки гүзәл кыз Хәдичә» романы килеп ирешә. «Бигиевны соңрак татар әдәбиятында реалистик прозага нигез салучы дип билгелиләр. Мөселман җәмәгатьчелеге бу әсәрне тәнкыйтьләп чыга», — диде белгеч «Исмәгыйль Гаспралы һәм Габдулла Тукай» семинарында.

«Бигиев каләмен оста тибрәтә, француз җинаять романнарына ияреп язу урынына мөселманнарның тормыш-көнкүрешен сурәтләсә, уңышлырак булыр иде. Әсәрнең уңышы шунда — ул кырым татарлары һәм азәрбайҗаннар аңлый торган аңлаешлы телдә иҗат ителә», — дип яза Исмәгыйль Гаспралы.

Сельвина Сәетмәмәтова Гаспралының 1889 елда «Тәрҗеман» газетасында «Меңнәр яки гүзәл кыз Хәдичә» романы яңадан ике мең данә белән басылып чыгуын зур сөенеч белән хәбәр иткәнен әйтте.

Авторларның күбесе «Тәрҗеман» редакциясенә матур әдәбият әсәрләренең кулъязмаларын юллаган. «Исмәгыйль Гаспралы әсәрләр белән танышып чыгып, җавап хатында бәяләмәсен һәм тәнкыйтен язган», — диде хезмәткәр.

Гаспралы Муса Акъегетзадәнең «Хисаметдин Менла» романын да уңай бәяләгән булган. «Автор Исмәгыйль Гаспралы белән шәхсән таныш була: роман 1886 елда басылып чыкканнан соң, Акъегетзадә Кырымга бара һәм „Тәрҗеман“ газетасы редакциясендә эшли», — дип сөйләде белгеч.

Гаспралының рецензияләре «Тәрҗеман»ның «яңа китаплар» бүлегендә басылып чыккан. «1900 елның 12 октябрендәге санында Садри Максудиның „Мәгыйшәт“ романына кагылышлы иң зур рецензиясе басыла. Китап 1898 елда нәшер ителә. Гаспралы бу китап татар тормышын чыгылдырган иң яхшы роман дип бәяли», — диде ул.

Сельвина Сәетмәмәтова Исмәгыйль Гаспралының «Тәрҗеман» газетасында эшләгән вакытында китап һәм кулъязмаларга карата язылган 86 рецензиясен ачыклаган. Эзләнү эшләре тәмамланмаган, «бу тема алга таба өйрәнүне сорый», — диде ул чыгышында.