news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галим: Алты томлы «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге» — татар сүзлекләренең иң тулысы

Бүген журналистларга алты томлы «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»нең алтынчы томын тәкъдим иттеләр.

Галим: Алты томлы «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге» — татар сүзлекләренең иң тулысы
Рамил Гали

(Казан, 21 февраль, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге мөдире Ринат Сәфәров алты томлы «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»н татар телендәге сүзлекләрнең иң тулысы, дип атады.

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә журналистларга алты томлы «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”нең алтынчы томын тәкъдим иттеләр.

«Алты томлы аңлатмалы сүзлегебез гомуми күләме ягыннан мондый тип сүзлекләрнең иң тулысы. Җитмешенче еллар азагы — сиксәненче еллар башында чыккан өч томлыкның күләме 36 мең сүз булган. Аңардан соң 2005 елда 56 мең сүз кергән бер томлык аңлатмалы сүзлек бастырылган иде. Алты томлыкка 70 меңнән артык сүз һәм ун меңнән артык фразеологик берәмлек теркәлде», — диде Ринат Сәфәров.

Бу сүзлекләрнең кәгазь вариантыннан тыш, электрон форматлары да эшләнгән. Алардан Татарстан Фәннәр академиясе сайтында ирекле кулланырга мөмкин.

«Безнең сүзлекләрнең электрон фонды тупланган махсус порталыбыз бар. Монда аңлатмалы сүзлек кенә түгел, гомумән, татар теленең теләсә кайсы актуаль сүзлеге урнаштырыла бара. Бүгенге көндә анда 58 сүзлек тупланган. Шулар арасында беренче урынны аңлатмалы сүзлек алып тора», — диде Ринат Сәфәров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100