news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алты томлы «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»нең соңгы томы дөнья күрде

«Бүгенге көн шартларына туры килерлек яңа аңлатмалар биргән мондый академик сүзлек бик кирәк иде», — диде сүзлекнең фәнни редакторы Ринат Сәфәров.

(Казан, 21 февраль, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә журналистларга алты томлы «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»нең алтынчы томын тәкъдим иттеләр.

«Алты томлы „Татар теленең аңлатмалы сүзлеге“ 2015 елда басыла башлап, аның ел саен бер томы чыга килде һәм тиражы таратыла барды. Алтынчы томы исә 2021 елда басылды», — диде Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге мөдире Ринат Сәфәров.

Сүзлекнең аерым томнарын төзүгә бик күп авторларның өлеше кергән. Барлык томнарын да төзүдә катнашкан төп авторлар: Фәридә Таһирова, Илһамия Сабитова, Фирая Гаффарова, Гөлзада Саберова, Эльвира Сафина, Ольга Галимова. Сүзлекнең фәнни редакторлары: Фирая Гаффарова (I–III томнар), Гөлзада Саберова (I–II томнар), Фәридә Таһирова (I–VI томнар), Ринат Сәфәров (III–VI томнар).

«Җитмешенче еллар азагы — сиксәненче еллар башында татар теленең өч томлык аңлатмалы сүзлеге басылды. Сүзлекләр һәрвакыт чыгу белән искерә башлый, чөнки алар кичәге көнне чагылдыра. 30-40 елдан сүзлек үткән вакытны чагылдырган тарихи документка әйләнә. Шуңа күрә бүгенге көн шартларына туры килерлек яңа аңлатмалар биргән мондый академик сүзлек бик кирәк иде», — диде Ринат Сәфәров.

Сүзлекнең яңартылган һәм тулыландырылган I–III томнары 2020-2021 елларда «Татарстан китап нәшрияты»нда дөнья күргән һәм сатуга чыккан. IV–VI томнары нәшриятка тапшырылган, ләкин бүгенге көндә сатуда юк. Әлегә күптомлыкның соңгы өч томы фәнни оешмаларга, китапханәләргә тапшыру өчен басылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100