news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразиев: Халык санын алу татар белән башкорт арасына чөй какмаска тиеш

Васил Шәйхразиев Татар конгрессы белән Адвокатлар коллегиясе арасында килешү төзелүен һәм әлеге юристлар милләттәшләребезгә ярдәмен итәчәген әйтте.

Васил Шәйхразиев: Халык санын алу татар белән башкорт арасына чөй какмаска тиеш
http://tatar-congress.org

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев халык санын алу татар белән башкорт арасына чөй какмаска тиеш дип саный. Бу турыда ул бүген Башкортстанда татар галимнәре, зыялылар белән очрашуда әйтте.

Васил Шәйхразиев Даян Мурзин каберенә зыярәт кылуын, Башкортстан Премьер-министры урынбасары Азат Бадранов белән очрашуларын, «Татарлар: гамәл стратегиясен» әзерләүдә һәм тормышка ашыруда татар галимнәре белән хезмәттәшлек итүләрен сөйләде, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы.

Түгәрәк өстәл ачык микрофон форматында барды. Профессор Касыйм Йосыпов якынлашып килүче җанисәп буенча үзенең борчуларын җиткерде. Васил Шәйхразиев исә Татар конгрессы белән «SERGIS» Адвокатлар коллегиясе арасында килешү төзелүен һәм әлеге юристлар милләттәшләребезгә кирәкле ярдәмен бирәчәгенә ышандырды.

Шулай ук галимнәр ТНВ каналында халык санын алуга багышланган методик аңлатма буларак мәгълүмат бирелсен иде, басма матбугатта да язсыннар иде дип тә сораган.

«Бүгенге көндә Татарстан дисәк тә, Башкортстан дисәк тә, халык санын алу ул килә дә китә, иң мөһиме соңыннан бер-беребезнең күзенә карарлык булсын. Халык санын алу татар белән башкорт арасына чөй какмаска тиеш, без бу турыда Азат Бадранов белән дә сөйләштек», — дип ассызыклады, Васил Шәйхразиев.

Галим Рәиф Әмиров бүгенге көндә Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан Республикасындагы вәкиле Альфред Дәүләтшин белән берлектә Зыя Камалинең исемен мәңгеләштерү өлкәсендә эш алып баруы турында сөйләде. Васил Шәйхразиев әлеге эштә Мәрҗани исемендәге Тарих институты ярдәмгә киләчәген ышандырды.

Галимә Лилия Сәгыйдуллина Башкортстан дәүләт университетында 60 еллык тарихы булган Татар филология кафедрасы ябылу куркынычы астында булуын әйтте. «Быел бюджет урыннары бирелмәде, ректор белән булган очрашуда киләсе елга бюджет урыннары биреләчәгенә ышандырдылар», — диде ул, диелә хәбәрдә.

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Башкортстан Республикасының татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100