news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразиев Башкортстанда «татар Джеймс Бонды» Даян Мурзин каберенә чәчәк салды

Даян Мурзин җитәкчелегендә партизаннар күперләр шартлаткан, Моравиядә аэродромны басып алган.

Васил Шәйхразиев Башкортстанда «татар Джеймс Бонды» Даян Мурзин каберенә чәчәк салды
http://tatar-congress.org

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Башкортстан Республикасында хезмәттәшләре «Джеймс Бонд» дип йөрткән Даян Мурзин каберенә чәчәк салды.

Шәйхразиев Уфа районының Михайловка авылындагы Көньяк зиратында булды. Биредә Бөек Ватан сугышында катнашучы, Чехословакия Герое, Чехия һәм Словакиянең 15 шәһәренең почетлы гражданины, данлыклы «кара генерал» Даян Мурзин кабере урнашкан, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы.

Даян Мурзин 1921 елда Бакалы районы Иске Балыклы авылында туа. Сугышта Ян Жижка исемендәге халыкара партизаннар бригадасы командиры була. Бригада Чехия һәм Моравия җирләрендә 1945 елның 9 маена кадәр көрәшә.

Даян Мурзин җитәкчелегендә 700 партизан дүрт меңнән артык гитлерчыны тар-мар иткән, 19 күпер шартлаткан, Моравиядә 18 самолет белән аэродромны басып алганнар.

Чәчәкләр салу тантанасында Даян Мурзинның кызы һәм оныгы да катнашкан. Әңгәмә барышында герой исемен мәңгеләштерү, юбилей уңаеннан нинди чаралар үткәреп булу турында фикер алышканнар.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100