news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Мәскәү татарлары Фәнис Яруллинны искә алу кичәсендә татарча диктант язачак
Быел февраль аенда халык шагыйренә 80 яшь тулган булыр иде.
Скопировать ссылку
(Казан, 20 март, "Татар-информ"). 24 март көнне Мәскәүнең Татар милли үзәгендә Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинны искә алу чаралары уза. Исән булса, аңа 9 февральдә 80 яшь тулган булыр иде.
Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә.
Сәгать 11.00-12.30 да үзәккә килүчеләр татарча диктант язачак. Аны филология фәннәре кандидаты, татар теле курслары җитәкчесе Лилиана Сафина үткәрәчәк.
Сәгать 13.00-14.00 дә китап күргәзмәсе эшләячәк.
Сәгать 14.00-16.00 дә Фәнис Яруллинның иҗатына багышланган әдәби-музыкаль композиция тәкъдим ителәчәк.
Чарада Татарстанның атказанган артисты Гөлнара Тимерҗанова катнашыр дип көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot