news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУ абитуриентлары Тукайның Зәйтүнәгә мәхәббәте турында фильм төшергән

Казан шәһәренең 27 гимназия укучылары милләттәшләребезне Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты оештырган «Минем Тукай» флешмобында катнашырга чакыра.

КФУ абитуриентлары Тукайның Зәйтүнәгә мәхәббәте турында фильм төшергән
Рамил Гали

(Казан, 19 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Казан шәһәре «Татар телендә белем бирүче 27 гимназия» укучылары КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты оештырган «Минем Тукай» флешмобында Тукайның Зәйтүнәгә мәхәббәте турында фильм белән катнаша. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә гимназиянең татар теле укытучысы Гөлгенә Нурмиева сөйләде.

«27 гимназиядә „Сәләт“ театр студиясе эшләп килә, театр түгәрәгенә балалар бик теләп йөри. Алар белән төрле бәйгеләрдә урыннар яулап килдек. Һәр елны Габдулла Тукайга багышланган бәйге була, без бик теләп катнаштык, Рабит Батулланың „Сират күпере“ әсәреннән өзек куйдык», — диде театр студиясе җитәкчесе һәм фильмның авторы Раил Рамазанов.

Раил Рамазанов әлеге идеяне күптән чынга ашырырга теләгәнен әйтте. «Театрга өч еллап йөрүче укучыларыбыз Салават Әбделманов һәм Ләйсән Фатихова белән уйнауны дәвам иттек, шуннан соң, нишләп әле без фильм төшереп карамыйбыз, дидем һәм коллегаларым идеяне хуплады. Рабит Батулланың „Сират күпере“ әсәренә нигезләнеп сценарий язылды. Аны бик уңышлы булды дип саныйм», — дип сөйләде ул.

Гимназия директоры Люция Хөснетдинова #МинемТукай флешмобына быел КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбенә укырга керергә ниятләгән 27 нче гимназия укучылары да кушылганын билгеләп узды. «Тукай ул — милләтебезнең кояшы, йөзек кашы», — диде ул.

Татар теле укытучысы Гөлгенә Нурмиева Тукай белән Зәйтүнә мәхәббәте тасвирланган фильмны, флешмоб кысаларында, башка милләттәшләргә дә күрсәтү бәхетенә ирешкәнлеген әйтте. «Фильмда гимназиябезнең сәләтле яшьләре катнаша. Тукайны уйнаучы Салават Әбделманов - „Татар егете“ конкурсы лауреаты, Алия Сабирҗанова „Шаян-ТВ“ каналын караучы дусларыбызга яхшы таныш», — диде ул.

«Зәйтүнә ролен башкаручы Ләйсән Фатихова турында аерым әйтеп үтәсем килә. Ләйсән бик тыйнак, әдәпле, чын мәгънәсендә татар кызы. Ул татар теленнән республика олимпиадалары җиңүчесе, Халыкара олимпиадалар призеры, КФУ оештырган күп кенә конференцияләрдә уңышлы чыгыш ясый. Шәһәребездә уздырылучы „Татар кызы“ конкурсы призеры», — дип сөйләде укучысы хакында ул.

Гөлгенә Нурмиева мәктәптә укыганда ук үз кыйбласын тапкан балалар югары уку йортларына киткәч тә югалып калмауларын, үзләренең активлыклары белән аерылып торуларын әйтте. «Шундый укучыларымның берсе булган Зилә Мөбәрәкшина белән горурланам, Фатихова Ләйсән дә аның юлыннан китәргә җыена. Быел унберенче сыйныфны уңышлы тәмамлап, Милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбенә укырга керергә тели», — диде ул.

«Флешмобта катнашуым — Габдулла Тукайга хөрмәтемне күрсәтү. Яшьләр арасында татар телендә сөйләшүчеләр кими. Һәркем үз телен, милләтен, гореф-гадәтләрен онытмаска, саклап калырга, аларны киләсе буынга тапшырырга тиеш. Хыялым — КФУга укырга кереп, телебезнең киләчәгенә үз өлешемне кертү. Татар теленең кулланылыш даирәсен тагын да киңәйсен иде, дигән теләктә калам», — диде Ләйсән Фатихова.

Гөлгенә Нурмиева милләттәшләрне бөек шагыйребез Тукайның туган көне уңаеннан шагыйрь иҗаты тирәсенә туплаган КФУ җитәкчелегенә, ИФМК директоры Рәдиф Җамалетдиновка зур рәхмәтен җиткерде. «Әйдәгез, хөрмәтле милләттәшләр, бөек Тукай кабызган шигърият учагы тирәсенә тупланып, күңелләребезгә өмет очкыннары өстәп алыйк әле», — диде татар теле укытучысы.


Посмотреть эту публикацию в Instagram

Сез мине беләсез мин @cdt_nabulake һәм @27gimn_kzn дә "Сәләт" театр студиясен җитәклим,күп кенә бәйгеләрдә җиңүләр яулап киләбез!Тукай бәйгеләрендә аеручы катнашабыз!Мин 2018елда Рабит Батулланың "Сират күпере" әсәреннән өзек сәхнәлләштердем,һәм 1нче урыннар яуладым!Шуннан соң @elvirakhammatova миңа идея бирде"Әйдә без кечкенә генә фильм төшерәбез диде,шулай итеп Эльвира Зиннуровна идеясы белән Р.Батулланың "Сират күпере" әсәренә нигезләнеп төшерелгән кыска метражлы фильм төшердек! Бу балаларны аеруча хөрмәт итәм,инде ничә еллар алар "Сәләт" театрына яратып йөриләр,ә быел аларның чыгарылыш еллары,11класс! Ә кечкенә генә Алиябез 4 сыйныфны тәмамлый @alia.star !Рәхим итеп карагыз! @27gimn_kzn яраткан гимназиябезнең укучылары! Без флешмобка кушылабыз #МИНЕМТУКАЙ #МОЙТУКАЙ @kazanfederaluniversity @ifmk.kfu @tvtnv @shaiantv @gtrk_tatarstan @@tatarlar_tnvplaneta @nurbakbatulla

Публикация от Раиль Рамазанов (@rail847ramazanov)

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100