news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Германиядә яшәүче казахлар: Без татар телен бик яхшы аңлыйбыз

Берлинда «Абай йорты» мәдәни үзәге ачылган.

Германиядә яшәүче казахлар: Без татар телен бик яхшы аңлыйбыз
Салават Камалетдинов

(Казан, 19 март, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Казахстан Республикасының Казандагы Генераль консуллыгы уздырган «Нәүрүз» бәйрәмендә онлайн рәвештә Германия казахлары да катнашты. Алар татар телен аңлауларын әйтте.

«Безнең халыклар бик якын, уртак йолаларыбыз күп. Без татар телен бик яхшы аңлыйбыз», — дип сөйләде Берлиндагы Германия-Казахстан җәмгыяте башкарма директоры Галина Нуртазинова.

Ул үзенең әнисенең татар булуын да ассызыклады. Аның сүзләренчә, татар белән казах халкы дуслыгы Берлинда да күзәтелә.

«Белгәнебезчә, татарлар бөтен дөньяга таралып яши. Ике-өч татар җыелган җирдә татар җәмәгатьчелеге барлыкка килә. Германиядә татарлар бик актив. Без алар үткәргән Сабантуй бәйрәмендә катнашабыз. Безгә дуслыкны сакларга кирәк», — ди ул.

Узган елның ноябрь аенда Берлинда «Абай йорты» мәдәни үзәге эшли башлаган.

Казахстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Жанболат Мурзалин тәрҗемәче һәм язучы Лирон Хәмидуллинга мәдәният министрлыгының рәхмәт хатын тапшырды, дип язган идек.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100