news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тәрҗемәче Лирон Хәмидуллинга Казахстан Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды

Лирон Хәмидуллин Казахстанның Казандагы Генераль консулына «Казан утлары» журналын бүләк итте.

Тәрҗемәче Лирон Хәмидуллинга Казахстан Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды
Салават Камалетдинов

(Казан, 19 март, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Казахстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Жанболат Мурзалин тәрҗемәче һәм язучы Лирон Хәмидуллинга мәдәният министрлыгының рәхмәт хатын тапшырды.

Консуллыкта Нәүрүз бәйрәмендә Генераль консул сүзләренчә, Лерон Хәмидуллин күп кенә казах язучыларының әсәрләрен тәрҗемә иткән. Рәхмәт хаты казах шагыйре Абайның 175 еллык юбилеен үткәрүдә актив катнашуы өчен бирелде.

Лирон Хәмидуллин генераль консулга «Казан утлары» журналын тапшырды. Анда Абайга багышланган мәкалә чыккан. «Абайның китабы Татарстанда 1981 елда чыкты, мин аның тәрҗемәләрен эшләдем. Киләчәктә дә даими рәвештә бергә хезмәт итик, чөнки тел буенча татарга иң якын халык казах һәм башкорт була», — диде ул.



Галерея: Казахстанның Казандагы Генераль консуллыгында узган Нәүрүз бәйрәменнән фоторепортаж
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100