news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лилия Әхмәтҗанова: Татар дәреслеген федераль исемлеккә кертү 543 мең сумга төшә

Фән һәм мәгариф министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе сүзләренчә, башлангыч сыйныфлар өчен 38 дәреслек федераль исемлеккә кертергә әзерләнә.

Лилия Әхмәтҗанова: Татар дәреслеген федераль исемлеккә кертү 543 мең сумга төшә
Салават Камалетдинов

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Әхмәтҗанова татар телендәге бер дәреслекне федераль исемлеккә кертү 543 мең сумга төшә дип белдерде. Бу хакта ул «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия бәйгесенең финалына чыккан укытучылар белән очрашуында әйтте.

«Башлангыч сыйныфлар өчен 38 дәреслек федераль исемлеккә кертергә дип әзерләнә. Татарстан Президенты моңа 21 млн сум акча бүлеп бирде. Бу зур сумма, чөнки татар телендәге бер дәреслекне федераль исемлеккә кертү өчен 543 мең сум акча кирәк. Аның 270 меңе „Просвещение“ нәшриятыннан авторлык хокуклары сатып алуга китә. Калган өлеше — аны тәрҗемә итәргә, электрон вариантын әзерләргә һәм эшне тапшырырга тотыла», — диде Лилия Әхмәтҗанова.

Министрлык вәкиле сүзләренә караганда, дәреслекләрне федераль исемлеккә кертү тәртибе бар һәм аннан башка дәреслек гади әсбап булып кына санала.

«Тырышлыгыбыз бушка китмәсен иде. Туган телнең мөһим икәнен, милләт язмышында аның зур роль уйнаганын ата-аналарга аңлату - бүгенге көндә беренчел мәсьәлә. Һәр кешегә барып җитәргә кирәк. Дәреслекләрен дә язарбыз, исемлеккә дә кертербез. Шул ук вакытта аларга ихтыяҗ булдырырга кирәк. Бүгенге көндә иң аксаган урыныбыз булып шушы тора», — диде Лилия Әхмәтҗанова.



Галерея: «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бәйгесенең финалы (икенче өлеш)
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100