news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Казанда Россиянең иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучылары көч сынаша

«Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия бәйгесендә Татарстаннан - 237 һәм Россия Федерациясенең 12 субъектыннан 23 татар теле һәм әдәбияты укытучысы катнашкан.

Бүген Казанда Россиянең иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучылары көч сынаша
Владимир Васильев

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Бүген Казанда «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия бәйгесенең финалы уза. Татарстанда эшләүче укытучылар - Казанның 175нче гимназиясендә, чит төбәкләрдән килгән мөгаллимнәр 180нче гимназиядә көч сынаша. Алар мәртәбәле жюри каршында ачык дәресләр, мастер-класслар уздыра, лекцияләр укып күрсәтә.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бәйгедә республиканың 45 муниципаль берәмлегеннән 237 татар теле һәм әдәбияты укытучысы һәм Россия Федерациясенең 12 субъектыннан 23 укытучы катнашкан. Мәктәп, муниципаль, берничә район зонасы этапларын уңышлы узган 20 Татарстан укытучысы һәм 12 чит төбәкләрдә татар теле һәм әдәбиятыннан белем бирүче укытучы Казанда белем дәрәҗәсен күрсәтә.

«Мәртәбәле һәм күп этаплардан торган бәйге узган елның октябрендә башланып бүгенге көнгә кадәр дәвам итте», — дип аңлатты Министрлыкның милли мәгариф бүлеге җитәкчесе Энҗе Гыйззәтуллина.

Бәйге 2016 елдан бирле ел саен уздырыла. Аның максатлары буларак татар теле һәм әдәбияты укытучыларының абруен күтәрү, күренекле укытучыларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, алдынгы педагогик тәҗрибәне һәм һөнәри осталыкны тарату куелган.



Галерея: “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” бәйгесенең финалы
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100