news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Краснодарда татарларларга багышланган рәсемнәр бәйгесе игълан иттеләр

Оештыручылар бәйге сәләтле балаларга ярдәм итәр дип ышана.

Краснодарда татарларларга багышланган рәсемнәр бәйгесе игълан иттеләр
"Татар-информ" архивы

(Казан, 18 май, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Краснодар краеның «Болгар-К» татар оешмасы балалар арасында татар тематикасына багышланган рәсем ясау конкурсы үткәрә.

«Бәйге балаларны сәнгать белән шөгыльләнергә җәлеп итүдә, аларга эстетик тәрбия бирүдә зур өлеш кертә. Шулай ук конкурс сәләтле балаларга ярдәм итәргә булышыр дип уйлыйбыз», — дип сөйләде «Болгар-К» татар оешмасының җәмәгатьчелек белән элемтә буенча белгече Эльвина Хәйруллина «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Иҗади бәйгенең төп шарты — рәсемнәрнең татар тематикасында булуы. А4 форматында ясалган рәсемнәрне «Болгар-К» оешмасына 24 майга кадәр җибәрергә кирәк.

Краснодар татарлары тарихи фоторәсемнәр бәйгесен дә игълан иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot