Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Краснодар татарлары тарихи фоторәсемнәр бәйгесендә катнашырга чакыра
Конкурска тарихи фотографияләр һәм алар белән бәйле кызыклы мәгълүмат кабул ителә.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 17 май, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Краснодар крае татарларының «Болгар-К» татар оешмасы Инстаграмдагы аккаунтында тарихи фотографияләр бәйгесе игълан итте.
«Конкурсның максаты — балалар һәм яшьләрдә гаиләләре тарихына кызыксыну уяту, аларның якыннарының язмышлары, истәлекләре белән уртаклашу, тарихи вакыйгаларның шаһитлары белән танышу», — диде оешманың җәмәгатьчелек белән элемтә буенча белгече Эльвина Хәйруллина «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Бәйгегә тарихи фоторәсемнәр һәм алар белән бәйле шәхесләр, кызыклы фактлар, гаиләләр турында мәгълүматлар кабул ителә.
Гаризаларны «Болгар-К» татар оешмасына 24 майга кадәр юлларга була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз