news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновск өлкәсендәге «Сәдака» фонды хәйрия чаралары оештыра

Әлеге фонд аеруча хастаханәләр, балалар йортлары белән тыгыз элемтәдә эшли.

Ульяновск өлкәсендәге «Сәдака» фонды хәйрия чаралары оештыра
http://tatar-congress.org/

(Казан, 18 апрель, «Татар-информ»). Ульяновск өлкәсендә моннан алты ел элек төбәк мөселманнарының Диния назарәте каршында оештырылган «Сәдака» хәйрия фонды ялгыз әби-бабайларга, авыру балаларга ярдәм итә, өлкәдә уза торган һәртөрле хәйрия чараларында катнаша. Узган ел гына да алар изгелек эшенә дүрт миллион сумнан артык акча тоткан. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.

«Һәр балалар хастаханәсендә дә уен бүлмәләре эшли. Кайда ун, кайда сигез шундый бүлмә бар. Без үзебезгә аларны тулысынча канцелярия әйберләре, пластилин, карандашлар һәм башка нәрсәләр белән тәэмин итүне бурыч итеп куйдык. Ә бер хастаханәгә кислород концентраторы алып куйдык. Бүгенге көндә исә, халыкны социаль яклау бүлекләре белән дә эшли башладык», — ди «Сәдака» хәйрия фонды директоры Ринат Малләмов.

Ульяновск районы Кызыл Сөендек авылында яшәүче Сария әбинең атна саен килеп йөрүче балалары карантин булу сәбәпле, Казаннан кайта алмаганнар. Авылда берничә әби-бабай гына яши, даруханә түгел, кибет тә юк. Өлкәнең татар автономиясе үтенече буенча ярдәмгә «Сәдака» фонды килә. Алар бер өстәл тутырып озакка җитәрлек итеп азык-төлек алып килгәннәр.

Хәйриячеләрнең чираттагы тукталышы 93 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Сәйделшәриф ага фатирында. Башкортстанның Илеш районында туып-үскән ил агасы моннан берничә ел элек 56 ел гомер иткән хатыны Мәүлидә апа вафат булгач, Ульяновскига балалары янына күчеп килә.

Сәйделшәриф ага яши торган Иделаръягы районының татар милли-мәдәни автономиясе өлкән яшьтәге хезмәт һәм сугыш ветераннарын һәрчак күз уңында тота. Аларга ел дәвамында һәртөрле азык-төлек, яшелчә, җиләк-җимеш җыелмаларын тарата. Җирле мәхәллә рәисе, автономия җитәкчесе Рафаэль хәзрәт бүген ветеранны туган көне белән котларга килгән, диелә бу хәбәрдә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100