news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Радик Салихов тарихны саклауда «Татарлар: гамәл стратегиясе» ролен билгеләп үтте

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры сүзләренчә, «Татарлар: гамәл стратегиясе»ндә милли тәңгәллек, тарих, нәселне саклап калу турында сүз бара.

Радик Салихов тарихны саклауда «Татарлар: гамәл стратегиясе» ролен билгеләп үтте
Рамил Гали

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстан Фәннәр академиясе академигы, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Радик Салихов татар халкы тарихын саклауда «Татарлар: гамәл стратегиясе»нең ролен югары бәяләде.

«Стратегия һәр татарга аерым мөрәҗәгать итә. Анда: „Татар булмасаң син кем? Чыгышың кайдан?“ — дигән сорау күтәрелә. Стратегиядә милли тәңгәллек, тарих, нәселне саклау турында сүз бара. Без үзебезнең татар булуыбыз белән горурланабыз. Татар халкы дөньяга күп күренекле шәхесләр бүләк иткән, халкыбыз Ватанны саклап, сугышларда катнашкан», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры «Татарлар: гамәл стратегиясе»н башкорт халкы үсеш стратегиясе белән чагыштырды.

«Башкорт халкы стратегиясе дә җитди документ, ләкин ул күбрәк социаль-иктисади күрсәткечләргә бәйле булган киңәйтелгән дәүләт программасын хәтерләтә. „Татарлар: гамәл стратегиясе“ исә, кеше кайда гына торса да, әйткәнемчә, билгеле бер татарга мөрәҗәгать итеп, хис-тойгыларга тәэсир итә. Анда милләтне саклап калу өчен кагыйдәләр урын алган», — диде Радик Салихов.

Элегрәк «Татар-информ» Татарстанда яшьләр арасында тарихны өйрәнүгә ихтыяҗ артуы турында язган иде.

«Татарлар: гамәл стратегиясе» 2020 елда Милләт җыенында бертавыштан кабул ителде. Татар халкының үсеш стратегиясен кабул итү бурычын 2018 елда үз юлламасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләгән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100