news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Радик Салихов: Яшьләр арасында тарихны өйрәнүгә ихтыяҗ артты

Татарстанда туган төбәкне өйрәнү хәрәкәте үсеш алды. Әлеге эштә өлкәннәрнең генә түгел, яшьләрнең дә өлеше бар, ди Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Радик Салихов.

Радик Салихов: Яшьләр арасында тарихны өйрәнүгә ихтыяҗ артты
Рамил Гали

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Соңгы елларда Татарстанда яшьләр тарих белән күбрәк кызыксына башлады, ди Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Радик Салихов.

«Бездә туган төбәкне өйрәнү хәрәкәте нык үсеш алды. Бу эштә өлкәннәрнең генә түгел, яшьләрнең дә өлеше бар. Күп кенә авыл, район, шәһәрләрдә музейлар эшләп килә. Балалар музей каршындагы тарих түгәрәкләренә йөри, туган яклары, гаиләләре, нәселе турында мәгълүмат туплый. Соңгы елларда яшьләрдә тарихка, аны өйрәнүгә ихтыяҗ артты», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Шулай ук бүген Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтында «Көнчыгыш Европаның сәяси-этник картасы трансформациясе: Бөек Венгрия, Идел буе Болгары һәм Алтын Урданың барлыкка килүе» дип аталган халыкара фәнни конференциянең беренче өлеше булды. Биредә Бөек Венгрия кебек урта гасыр төрки-татар дәүләтләрен өйрәнү турында сүз барды.

 «Республикада тарихи-мәдәни мирасны саклауга зур игътибар бирелә. Җәмгыятькә объектив һәм дөреслеккә туры килгән мәгълүмат кирәк. Бу, беренче чиратта, татар халкы тарихына кагыла. Үзебезнең тарихны өйрәнгәндә, без рус, фин-угор һәм башка халыклар турында искә алабыз. Ислам турында сөйләгәндә, башка диннәрне әйтеп үтәбез. Бу төрле милләтләрнең берләшүен күрсәтә», — диде Радик Салихов.



Галерея: Көнчыгыш Европаның сәяси-этник картасы трансформациясе турында Халыкара конференция
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100