news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Радик Салихов: Халык буларак татарлар Алтын Урда чорында формалаша башлый

Венгрлар, Төрки каганлык һәм башкалар — татар милләте тарихының бер өлеше. Ләкин халык буларак татарлар Алтын Урда чорында Идел Болгарстаны территориясендә, Казанда, формалаша башлый, ди ул.

Радик Салихов: Халык буларак татарлар Алтын Урда чорында формалаша башлый
Рамил Гали

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татар халкының килеп чыгышы бик катлаулы. Ләкин халык буларак татарлар Алтын Урда вакытында формалаша башлый, ди Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Радик Салихов.

«Бер халык та җиңел генә барлыкка килми. Татарлар формалашуда да башка күп кенә халыклар катнашкан. Венгрлар, Төрки каганлык һәм башкалар — татар милләте тарихының бер өлеше. Ләкин халык буларак татарлар Алтын Урда чорында Идел Болгарстаны территориясендә, Казанда, формалаша башлый», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Элегрәк "Татар-информ" Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Радик Салиховның татар тарихын саклауда «Татарлар: гамәл стратегиясе»ен югары бәяләвен язган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100